Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан ЗАГСында гаризалар бирү өчен шәхси кабул итүләр туктатылды
Идарә алдан кабул ителгән гаризалар буенча никахны теркәү яисә аерылышу турында әзер документлар гына бирә.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Казан шәһәре ЗАГС идарәсе Татарстан Президентының республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турындагы күрсәтмәсе нигезендә гражданнарны шәхси кабул итүләрне туктатып торды. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Идарә алдан кабул ителгән гаризалар һәм билгеләнгән көннәр буенча никахны теркәү яисә аерылышу турында әзер документлар гына бирә. Калган хезмәтләр буенча гаризалар дәүләт хезмәтләре порталы аша гына кабул ителә.
Шәһәр халкы ЗАГС белгечләреннән консультация сорап, +7 (843) 222-90-91, +7 (843) 268-38-77, +7 (843) 237-85-22 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз