news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә юл аша чыкканда 36 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән

Юл һәлакәте кичә иртән Мәскәү урамындагы 34нче йорт каршында булган.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә 36 яшьлек хатын-кызны «зебра» буйлап юл аша чыккан вакытта машина бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә иртәнге уннар тирәсендә Мәскәү урамындагы 34нче йорт каршында була. «Тойота Ленд Крузер» автомобилен идарә итүче 38 яшьлек ир-ат уңга борылырга җыена. Шул вакытта ул җәяүлеләр кичүендә 36 яшьлек хатын-кызны таптата.

Нәтиҗәдә, җәяүле тән җәрәхәте алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot