news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә йөртүчесе булмаган машина хатын-кызны бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич белән Петербург урамында булган.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Казан үзәгендә йөртүчесе булмаган машина хатын-кызны бәрдергән.

«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, кичә кич белән «Киа» автомобиленең 22 яшьлек шоферы, машинасын тормозга куймыйча, Петербург урамында калдыра. Шуннан соң машина йөртүчесе булмаган хәлдә хәрәкәт итә башлый һәм автомобильнең сул ягында торган хатын-кызны бәрдерә.

Юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кызның уң аягы табанына зыян килгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot