news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә ут капкан офис бинасыннан 30 кешене эвакуацияләгәннәр

Янгын Университет урамындагы 22нче йортта чыккан.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә ут капкан офис бинасыннан 30 кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

8.42 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Университет урамындагы 22нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Дүрт катлы бинадан 30 кешене эвакуацияләгәннәр.

Ут белән көрәшүчеләр хәбәр иткәнчә, янгын бинаның икенче катына терәп салынган янкормада чыккан.

«Урында Казан янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре эшли», - дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. 

news_right_1
news_right_2
news_bot