news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә урта гасырлар чорындагы урам яңадан торгызылачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музеена тапшырылган Михляев йортын реставрацияләү аның башлангыч ноктасы булачак.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Башлангыч нокта буларак сәүдәгәр Михляев йортын реставрацияләү Казанда урта гасырлар чорындагы урамны ярминкә һәм шул заманга хас күпсанлы корылмалары белән яңадан торгызырга мөмкинлек бирәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Әлеге проектны ике ел эчендә гамәлгә ашыру күздә тотыла. 2020 елда Михляев-Дряблов йорты танымаслык булып үзгәреп, андагы «Һөнәрчелек остаханәсе» балалар белем бирү үзәге үз ишекләрен ачар дип көтелә.

Розалия Нургалиева искәртеп үткәнчә, Казанда XVII – XVIII йөзләргә караган объектлар бик аз калган. Шунлыктан әлеге чор гаять зур кызыксыну уята да.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot