news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә Университет урамындагы бинада янгын чыккан

Узган елның көзендә шушы ук йортта чыккан янгын аркасында 30 кешене эвакуацияләгәннәр иде.

Казан үзәгендә Университет урамындагы бинада янгын чыккан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан үзәгендә Университет урамындагы йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 9.45 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 22нче йорттан төтен чыгуы турында хәбәр килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр административ бина түбәсендә кулланылмый торган түбә җылыткычының янып китүен ачыклый.

Янгын сүндерүчеләр берничә минут эчендә 4 квадрат метр мәйданда утны сүндергән. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән, дүрт эшче бинадан үзе чыккан.

Узган елның көзендә шушы ук йортта чыккан янгын аркасында 30 кешене эвакуацияләгәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot