news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә тукталышта автобустан чыккан кызны чит ил машинасы бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәтендә 29 яшьлек зыян күрүченең табан сөякләре сынган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Казанда Камал театры каршында юл һәлакәте булган. Тукталышта автобустан чыккан кызны «КИА» чит ил машинасы бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Дүшәмбе көнне, 15 апрельдә, 17.40 сәгатьтә Камал театры каршындагы җәмәгать транспорты тукталышы янында авария булды. «КИА» машинасын йөртүче маневр куркынычсызлыгына инанмыйча кузгалып киткән. Шуннан соң ул автобустан чыккан 29 яшьлек кызны бәрдергән», - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Авария урынына килгән ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүченең табан сөякләре сынуын ачыклаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot