news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә транспорт куеп тору урыннары бәясе 70 сумга җитәчәк

Шәһәр хакимиятендәгеләр, тарифларны күтәрү машиналар иң күп куела торган мәйданчыкларны бераз бушату мөмкинлеге бирәчәк, дип фаразлый.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казанда 1 марттан башлап шәһәр үзәгендә автомобиль куеп тору бәясе сәгатенә 70 сумга җитеп артачак. Бу хакта шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Башкарма комитетның транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков хәбәр итте.

“Без башкарма комитетның машиналар күп куела торган шактый парковкада тарифлар арттыру һәм аз транспорт куела торганнарында бәяне киметү турында карар проектын әзерләдек. Ул тарифлар 2017 елның 1 мартыннан гамәлгә керәчәк. Автомобиль кую бәясе турындагы белешмә мәгълүмати щитларда биреләчәк”, – диде түрә.

Бүген Казан үзәгендә транспорт куеп калдыра торган шактый мәйданчыкны тулысынча диярлек (95-100 процент ) автотранспорт биләгән, барыннан да элек Нужин, Кави Нәҗми, Театр урамнарында, Ирек мәйданында шундый хәл күзәтелә. Аларда транспортның 1 сәгать торуы 70 сумга җитәчәк.

“Бәя күтәрелүе озак вакытка автотранспортын калдыручы машина хуҗалары санын киметәчәк, шуңа күрә машина кую урыннарында автомобильләр ешрак алышыначак, ягъни мәйданчыклар мобильрәк режимда эшләячәк. Машина кую урыннарының тулыланышы 80-85 процентка якынлашуына карап, аларда бәяне арттыру мәсьәләсе калкып чыгачак”, – диде Айдар Абдулхаков.

Шул ук вакытта Худяков, Нариманов, Камал урамнарындагы машина кую урыннарында бәяләр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100