news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә «ТапТакси» автомобиленә ут капкан

Юл-транспорт һәлакәте Татарстан урамында булды.

Казан үзәгендә «ТапТакси» автомобиленә ут капкан
соцсети

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Казан үзәгендә «ТапТакси» автомобиле яна башлаган. Бу хакта социаль челтәрдән файдаланучылар хәбәр итте.

«Иртәнге сәгать сигездә шәһәр үзәгендә «Хендэ» такси машинасының мотор бүлеге яна башлаган. Бу хәл Татарстан урамындагы 9нчы номерлы йорт каршында булган», – дип төгәлләштерделәр мәгълүматны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә.

Урынга икенче номерлы янгын сүндерүчеләре килде.  Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәде, диделәр министрлык Баш идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot