news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә төзелеш мәйданында кран ауган

Һәлакәт нәтиҗәсендә кешеләргә һәм бинага зыян килмәгән.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Казанда Тукай урамындагы төзелеш мәйданында кран ауган. Бу хакта ашыгыч хезмәт номерына 8.45 сәгатьтә хәбәр килде дип сөйләделәр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Коткаручылар бинага да зыян килмәвен ачыклаган. Кран төзелеш корылмасы стенасыннан берничә сантиметр ераклыкта ауган. Техника төзелеш территориясендә һәм өлешчә якындагы кунакханә ишегалдына төшкән.

Якынча мәгълүматларга караганда, биредә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының администрация бинасы төзелә.

Техника җирдән пульт белән идарә ителгән. Кранны генераль подрядчының төзелеш компаниясе алачак. Һәлакәт йөкне ычкындырганда балансны бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин.

Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен 17 кеше, 5 берәмлек техника, шул исәптә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 7 кеше кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100