news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә шәхси йортта янгында ике кеше үлгән

Һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.

Казан үзәгендә шәхси йортта янгында ике кеше үлгән
ГУ МЧС РТ

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Һади Такташ урамындагы шәхси йортта чыккан янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 21.10 сәгатьтә 112 бердәм номерына Һади Такташ урамындагы 45нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә, ялкын йортны тулысынча ялмап алган була инде.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгать эчендә сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта ике кешенең мәетен табып алганнар.

Янгынның мәйданы 36 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлак булучыларның шәхесләре һәм янгынның сәбәпләре ачыклана.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot