news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә җитди юл -транспорт һәлакәте булды

"Внедорожник" - “Хенде” машинасы белән бәрелешкән, машиналар икесе дә зур зыян күргән.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә Казан уртасында булган коточкыч юл һәлакәтенең видеоязмасы пәйда булды.

Вахитов районының Чернышевский һәм Мәскәү урамнары чатында "внедорожник" югары тизлектә “Хенде” җиңел машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү көче зур булганлыктан, машиналар юл читендәге тимер койманы кубарган. Машиналарның икесе дә җитди зыян күргән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot