news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә ике «Мерседес» бәрелешкәнен видеога төшергәннәр

Һәлакәт Карл Маркс урамында авыл хуҗалыгы академиясе янында булды.

Казан үзәгендә ике «Мерседес» бәрелешкәнен видеога төшергәннәр
Очевидцы

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Шаһитлар Казан үзәгендә ике «Мерседес» бәрелешкәнен видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклаштылар.

«Карл Маркс урамында сәгать унберләр тирәсендә авыл хуҗалыгы академиясе янында «Мерседес Е 220» һәм «Мерседес ML 350» бәрелешкән», — дип сөйләде шаһитлар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә катнашучыларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100