news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә ике кешенең янган мәетләре табылган

Сукбай ир-атларның мәетләрен йорт ишегалдындагы җылылык трассасында тапканнар.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты ике сукбайның үлеме буенча тикшерү алып бара. Казан үзәгендә ике кешенең янган мәете табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Сукбай ир-атларның мәетләрен 28 гыйнварда Тукай урамындагы йортларның берсе ишегалдындагы җылылык трассасында тапканнар.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, бу затларның яшәү урыны булмаган. Урамда җылы вакытта алар ташландык мунчада яшәгән, ә салкыннар башлангач җылылык трассасына күчкән», – дип сөйләде Андрей Шептицкий.

Бу кешеләр ут белән саксыз эш итү сәбәпле үлгән дип фаразлана. Төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен мәетләрне экспертизага җибәргәннәр.

Хәзер тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot