news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә ике кешене пистолеттан атып яралаган ир-атка ориентировка чыкты

Кичә Островский һәм Университет урамнары чатында бер ир-ат пистолеттан атып ике кешене яралады.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Кичә кич белән Казан үзәгендә атыш оештырып, ике ир-атны яралаган кешенең ориентировкасы чыкты. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Кичә кичке якта Островский һәм Университет урамнары чатында бер ир-ат пистолеттан атып ике кешене яралады. Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-атны эзлиләр. Яраланган ике дусны авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар. Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылды.

Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат ике кешене үтерергә җыенган дип шикләнәләр.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы әлеге кеше турында мәгълүматы булучыларга "Япеев" дежур частенә 8-843-221-46-02 номерына шалтыратырга сорый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100