news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә ике җиңел автомобиль бәрелешеп, светофорны аудара язган

Авария кичә кич Мәскәү һәм Таҗи Гыйззәт урамнары чатында булган.

Казан үзәгендә ике җиңел автомобиль бәрелешеп, светофорны аудара язган
соцсети

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан үзәгендә ике җиңел автомобиль бәрелешеп, светофорны аудара язган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Авария кичә кич Мәскәү һәм Таҗи Гыйззәт урамнары чатында булган.

Кадрлардан күренгәнчә, авария нәтиҗәсендә машиналарның берсе светофорга килеп сыланган һәм светофор бер якка янтайган.

news_right_1
news_right_2
news_bot