news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә ике автобус бәрелешкән

Авария Мәскәү урамындагы 25нче йорт каршында булган.

Казан үзәгендә ике автобус бәрелешкән
соцсети

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казан үзәгендә ике автобус бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Мәскәү урамында 2нче һәм 30нчы маршрут автобуслары бәрелешү нәтиҗәсендә «бөке» хасил булган.

«25нче йорт каршында юл һәлакәте килеп чыгуы турындагы хәбәр бүген 11.00 сәгатьтә килде. Хәзерге вакытта хокук сакчылары авариянең нечкәлекләрен ачыклый», - дип белдерделәр шәһәрнең ЮХИДИ идарәсендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot