news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә җиңел машина “кызыл” утка чыгып, ике автомобильне бәрдергән

Һәлакәт кичә төн уртасында Назарбаев һәм Островский урамнары чатында килеп чыккан.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Казан үзәгендә җиңел машина “кызыл” утка чыгып, ике автомобильне бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Җитди юл-транспорт һәлакәтеннән фотоны шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Һәлакәт кичә төн уртасында Назарбаев һәм Островский урамнары чатында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Хендэ” машинасы йөртүчесе “кызыл” утка чыгып, 14нче модельле “Лада”ны бәрдергән. Бәрелешүдән “Лада” кырыйга чыгып китеп, “Фольксваген”га килеп бәрелгән.

Безнең илдә эшләнгән автомобильнең йөртүчесе һәм хатын-кыз пассажиры зыян күргән. Табиблар аларны карагач, өйләренә җибәргән. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot