news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә җиңел автомобиль хатын-кызны бәрдергән

Алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук һәлак булган.

Казан үзәгендә җиңел автомобиль хатын-кызны бәрдергән
республика Дәүләт автоинспекциясе

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Ершов урамында 30нчы йорт каршында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.   

Биредә Mitsubishi автомобиле бер хатын-кызны бәрдергән. Якынча мәгълүматлар буенча, ул тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан. Алган җәрәхәтләрдән җәяүле шунда ук һәлак булган. Карап торышка аңа 50 яшьләр чамасы.

«Авария урынында автоинспекторлар эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», – дип искәртте Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Эльмира Әхмәтшина.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100