news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендәге төзелештә кранның угы җимерелеп төшкән

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Казан үзәгендәге төзелештә кранның угы җимерелеп төшкән
соцсети

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Казан үзәгендә төзелеш кранының угы җимерелеп төшеп, трансформатор будкасына һәм туктап торган җиңел машинага зыян китергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Павлюхин урамында төзелеш мәйданында 50 метр биеклектәге башня кранының угы җимерелеп төшкән. Бу хәл аркасында зыян күрүче кешеләр юк.

«Кранның угы җимерелеп төшү аркасында трансформатор подстанциясе бинасына һәм туктап торган «Волга» автомобиленә зыян килгән», - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot