news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендәге фатирда янгында ике ир-атны коткарганнар

Янгын аш бүлмәсе җиһазларын һәм савыт-сабаны юк иткән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казан үзәгендәге бер фатирдагы янгында ике ир-атны коткарганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бу хактагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә төнге унберләр тирәсендә килгән.

Урынга 1нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Подъезд янында аларны бер төркем кешеләр каршы алган һәм 62нче фатирдан төтен чыгуы, өйдә кемнәрдер булу ихтималы хакында хәбәр иткән.

Тиешле катка күтәрелгәч, ут белән көрәшүчеләр бикле ишекне ачып кергән һәм ишек янында аңсыз яткан 48 яшьлек ир-атка тап булган. Зыян күрүчене баскычка алып чыгып, табибларга тапшырганнар.

Фатирны тикшергәндә, янгын сүндерүчеләр аңсыз хәлдәге тагын бер зыян күрүчне тапкан. 47 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Янгын 2 кв. м мәйданда аш бүлмәсе җиһазларын һәм савыт-сабаны юк иткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot