news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендәге бинаның 500 квадрат метр мәйданы яна

Урында 24 янгын сүндерү машинасы эшли.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә 500 квадрат метр мәйданны биләгән бина яна. Урында 24 янгын сүндерү машинасы эшли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Урында янгын сүндерүчеләр эшли. Янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгел.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Университет урамында урнашкан 22нче йортта янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot