Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендәге бинада чыккан янгынны сүндерделәр
Янгынны тоткарлыкларсыз сүндерү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Университет урамын ябарга туры килгән.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Казан үзәгендәге бинада чыккан янгын сүндерелгән.
- Бүген 8.40 сәгатьтә үзәк янгын элемтәсе пунктына Университет урамындагы 22нче офис бинасының түбәсенә ут кабуы хакында хәбәр килгән иде.
«Бинаның беренче катында – кафе, икенче һәм аннан өстәге катларда офислар урнашкан. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бинадан кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Урында янгын сүндерү штабы оештырылган, анда объект администрациясе вәкилләре дә кергән. Хәзер без бинаны тикшерәбез, икенче һәм өченче катлардагы ишекләрне ачабыз», - диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Кризислы вәзгыятьләрдә идарә итү үзәгенең янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләре алып бару хезмәте башлыгы Руслан Сәлимуллин.

Бинаны тикшергән вакытта ут белән көрәшүчеләр чарлакны ялкын чолгап алуын ачыклаган. Янгынның мәйданы 500 квадрат метрга җиткән.
Янгынны тоткарлыкларсыз сүндерү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә Университет урамын ябарга туры килгән. Урынга 24 янгын сүндерү машинасы килгән.

10.37 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынның тулысынча сүндерелүе хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз