news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә «Фольксваген» автомобиле автобус белән бәрелешкән

Тихомирнов урамындагы авариядә немец автомобиленнән тыш, беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә «Фольксваген» автомобиле автобус белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге авариянең шаһитлары хәбәр итте.

Юл һәлакәте бүген иртән Тихомирнов урамында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, юлда боз хасил булу аркасында, автомобиль таеп китеп каршы як полосага чыккан һәм шунда автобус белән кара-каршы бәрелешкән. Хәтта кышкы тәгәрмәчләр дә машинаны юл һәлакәтеннән саклап кала алмаган.

Немец автомобиленнән тыш, авариядә беркем дә зыян күрмәгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot