news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә фатирда янгын сүндерелгән

Зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Кремль урамында урнашкан алты катлы йортның бишенче катында урнашкан фатирда чыккан  янгын сүндерелгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ачык янгын 15.20 туктатылган иде.

4 квадрат метр мәйданда йорт әйберләре янган булган. Кешеләр үзләре чыга алган, зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot