Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан үзәгендә — өч метрлы “Ә”
Аны "Мин татарча сөйләшәм" акциясе өчен махсус ясаганнар.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 26 апрель көнне 16.00 сәгатьтә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә килүчеләр яшь архитекторлар тарафыннан махсус ясалган 400 кг авырлыктагы һәм 3 метрлы “Ә” хәрефе арт-объектын күрә алачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, “Мин татарча сөйләшәм” кысаларында 3 конкурс уздырылган. Архитекторлар белән бәйлесе - шуларның икенчесе.
“Без - яшь архитекторлар белән эшли торган бердәнбер оешмадыр, мөгаен. Әгәр дә архитекторлар, дизайнерлар, журналистлар белән эшләмибез икән, ябыла, сүнә барачакбыз. Шәһәребезне, без яшәгән урынны үзгәртүче кешеләр белән элемтәдә булып, аларга үз идеяләребезне җиткерү кирәк”, - ди акцияне оештыручыларның берсе.
Акция тәмамланганнан соң, “Ә” хәрефе Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты каршына урнаштырылачак.
“Студентлар архитектура объектларын, тулы бер кварталларны, биналарны милли үзенчәлек белән эшләп булуын күрсеннәр иде”, - дигән теләктә Тәбрис Яруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз