news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә “Чәк-Чәй” чәй мәдәнияте музее ачылды

Казан халкы һәм кунаклар Кушаевлар йортының чәй верандасында чәй эчә һәм чәй тарихы белән таныша алачак.

Казан үзәгендә “Чәк-Чәй” чәй мәдәнияте музее ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Казанның Иске татар бистәсендәге төп биналарның берсе булган сәүдәгәр Кушаевлар йортында “Чәк-Чәй” чәй мәдәнияте музее ачылды.

Музей ачылышында Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты вәкиле Артур Абрәшитов экспозициянең стандарт булмавын билгеләп үтте. “Бу яңа проект, ул Иске татар бистәсен тулыландырып тора һәм алга таба музей Казан шәһәренең төп туристлык маршрутларына кертеләчәк”, - диде Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

Казан халкы һәм кунаклар Кушаевлар йортының чәй верандасында чәй эчә һәм чәй тарихы белән таныша алачак. Экспозициядә 19нчы гасырның Кытай чәйнекләре, шулай ук исемнәре билгеле булмаган татар осталары эшләре куелган.

Аларны Татарстан Фәннәр академиясе карамагындагы Археология институты хезмәткәрләре тәкъдим иткән.

  • Кушаевлар йорты 1856 елда төзелгән булган. 2013 елда  “КамаСтройИнвест” компаниясе тарафыннан реконструкция үткәрелгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot