news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан үзәгендә бердәм түләүле машина кую урыннары булдырыла

Россиянең Мәскәү, Екатеренбург, Краснодар, Сочи шәһәрләрендә шундый система гамәлгә кертелгән инде

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан шәһәрендә, 2006 елдан алып, машиналар саны 2 тапкыр арткан. Соңгы елда гына да Татарстан башкаласында теркәлгән машиналар саны 373 меңгә җиткән (узган ел белән чагыштырганда, 15 меңгә күбрәк).

Моның кадәр күп машиналар булган шәһәрдә “бөке”ләр мәсьәләсе килеп баса, билгеле. 2006 елдан алып, бу проблеманы чишү максатыннан, Казанда 12 юл чишелеше, 44 җәяүлеләр кисүе һәм 15 яңа урам барлыкка килгән, төзекләндерелгән урамнарның саны 81 гә җиткән. Шулай ук, 65 урам чатында юл хәрәкәте белән идарә итү буенча җайлашкан система урнаштырылган, төп магистраль юлларда сул якка борылуны тыю, көндез йөк машиналарын шәһәр урамнарына кертмәү гамәлгә кертелгән, җәмәгать транспорты өчен махсус полоса булдырылган, шәһәр үзәгендәге 43 урамда машина белән туктап тору яки транспорт калдыру тыелган һ.б. эшләр башкарлыган.

Шуңа да карамастан, юл читләрендә калдырылган машиналар юл хәрәкәтен тоткарлый һәм бу юнәлештә дә профилактик чаралар уздыру мөһим бер мәсьәлә булып кала бирә. Татарстан башкаласында Универсиада үткәрү алдыннан машина кую өчен барлыгы 6 мең урынлык 17 күп катлы һәм җир асты паркинглары төзелгән. Аларның 10 сы шәһәр үзәгендә булдырылган һәм, шуңа бәйле рәвештә, үзәктә транспорт кую урыннары 4,5 мең машиналык итеп арттырылган.

Тиешсез урында машина куйган өчен штрафлар күләме 1,5 мең сумга җиткерелүгә дә карамастан, хәрәкәт итү һәм җәяүлеләр юлында машиналарын калдырып китүчеләр саны кимеми. Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан 64 мең административ материал төзелгән, тиешсез урында машиналарын калдырган өчен 20 меңнән артык машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Европада бу мәсьәләне урамнарда түләүле машина кую урыннарын булдыру юлы белән чишәләр. Россиянең Мәскәү, Екатеренбург, Краснодар, Сочи шәһәрләрендә шундый система гамәлгә кертелгән инде. Түбн Новгород, Пермь, Белгорад, Санкт-Петербург кебек эре калаларда да түләүле машина кую урыннарын төзү буенча эшләр алып барыла.

Мәскәүдә, мисал өчен, шундый машина кую урыннары булдыру нәтиҗәсендә, юл хәрәкәте тизлеге 12 процентка арткан, ә машинаны тиешсез урында калдыру 60 процентка, шәһәр үзәгенә шәхси транспорт белән керү 25 процентка кимегән.

Сенкт-Петербургның территория үсеше һәм транспорт инфраструктурасы фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан Казанда да шундый түләүле машина кую урыннарын булдыру проекты эшләнелгән. Аның нигезендә, Казанның Татарстан, Пушкин, Батурин, Сәет Галиев, Нариманов исемендәге урамнарда, Казан Кремле, Казансу яры буйларында барысы 27 участокта 1250 машинага исәпләнгән транспорт кую урыны булдыру ниятләнә.

Шуны да әйтергә кирәк, программалы-аппарат комплексын булдыру һәм гамәлгә кертү буенча конкурслар һәм аукционнар башланып киткән инде. Әлеге комплекслар түләүле парковканың эшчәнлеген тәэмин итәчәк.

Әлеге проект нигезендә, түләүле машина кую урыннары тәүлек буе хезмәт күрсәтәчәк. Беренче 15 минут бушка булса, калган һәр сәгать өчен 50 сум түләү каралган. Федераль законда каралганча, түләүле машина кую урыннарының 10 проценты физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр үз транспортларын бушлай калдыру өчен эшләнлеләчәк. Шулай ук кичектергесез оператив хезмәтләр транспортлары да мондый машина кую урыннарыннан бушлай файдалану мөмкинлегенә ия.

Түләүне һәм түләүле машина кую урынына транспортны кую кагыйдәләрен “паркон”нар белән җиһазландырылган махсус автомашиналар һәм фото-видеофиксацияләр тикшереп торачак, дип хәбәр итте бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков.

Шуны да әйтергә кирәк, түләүле машина кую урыныннан файдаланган өчен түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарту карала. ТР Дәүләт Советының киләсе сессиясендә әлеге законны бозучыларга 2,5 мең сум күләмендә штраф түләтү хакында яңа маддә каралачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100