news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә бер йортның түбәсеннән тротуарга кирпеч ишелеп төшкән

Шул тирәдән үтеп барган кешеләр, гөрселдәгән тавыш ишетеп, коела башлаган кирпечләрдән читкә тайпылырга өлгергән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә урнашкан бер йортның түбәсеннән тротуарга кирпеч ишелеп төшкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Шаһитлар әйтүенчә, Бауман урамындагы 86нчы йорт түбәсенең бер өлеше кирпеч белән бергә җәяүлеләр юлына җимерелеп төшкән.

Социаль челтәрләрдә язуларынча, шул тирәдән үтеп барган кешеләр, гөрселдәгән тавыш ишетеп, коела башлаган кирпечләрдән читкә тайпылырга өлгергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot