news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә балалар рестораны түбәсе янды

«Густав» рестораны түбәсендә чыккан янгын сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә балалар рестораны түбәсе янды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 11.51 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Горький исемендәге паркта «Густав» балалар ресторанында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

Урында кафе түбәсе астыннан куе төтен чыгуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр янгынны тиз арада сүндерүгә ирешкән.

«Ресторан ябык, эчтә кешеләр юк иде. Янгын сәбәпләре билгеләнә», — диделәр министрлыкта. 

news_right_1
news_right_2
news_bot