news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә автобус юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән

Ир-атны Казан хастаханәләренең берсенә алып киткәннәр.

Казан үзәгендә автобус юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә автобус юл-патруль хезмәте инспекторын бәрдергән. Мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

ЮХИДИ хезмәткәрен автобус Пушкин һәм Профсоюз урамнары чатында иртәнге сәгать унберенчедә бәрдергән.

«Татар-информ»га үз чыганагыннан мәгълүм булганча, ир-ат исән. Аны Казан хастаханәләренең берсенә салганнар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot