news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган

Һәлакәттә барлыгы ике «Тойота», ике «Фольксваген», «Шкода» һәм «Хендэ» зыян күргән.

Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган
соцсети

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә алты машина катнашында юл һәлакәте булган. Бу хакта шаһитлар социаль челтәрдә хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, юл һәлакәте бүген көндез Достоевский урамында булган. Видеода юлда ике чит ил машинасының кара-каршы бәрелешкәнлеге күренә. Һәлакәткә очраган машиналарга башкалары да бәрелгән.

«Юл-транспорт һәлакәте бүген 83 нче йорт каршында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Тойота» «Фольксваген»га бәрелеп киткән, аннары маневр ясаганда, светофорда торган икенче «Тойота» белән кара-каршы бәрелешкән», — дип сөйләделәр шәһәр ЮХИДИндә.

Һәлакәт аркасында йөртүчеләрнең берсе аягын һәм борын сөяген имгәткән. Һәлакәттә барлыгы ике «Тойота», ике «Фольксваген», «Шкода» һәм «Хендэ» зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot