news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә 72 яшьлек хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә машина бәрдереп киткән

Юл һәлакәте кичә кичке бишләр тирәсендә Лесгафт урамындагы 24нче йорт каршында булган.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә 72 яшьлек хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә машина бәрдереп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә кичке бишләр тирәсендә Лесгафт урамындагы 24нче йорт каршында булган. Биредә «Рено» автомобилен идарә итүче 40 яшьлек хатын-кыз «зебра»да өлкән яшьтәге хатын-кызны таптаткан.

Төрле тән җәрәхәтләре алган зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot