Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан үзәгендә 2018 елгы Дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар
FIFA футболкасы кигән малай сыны “Черек күл” паркы янына куелган.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гүзәл Гайнанова). Казан үзәгендә 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган сын урнаштырдылар. Үрдәкләр һәм малай сыны “Черек күл” паркы янындагы “Утка в котелке” ресторанына керә торган урынга куелган.
Малай кроссовки, шорты һәм FIFA логотиплы, "Russia 2018" дип язылган футболка кигән. “Безнең гасырда Россия өчен Дөнья чемпионаты, мөгаен, бер тапкыр гына туры килер, шуңа күрә бу вакыйганы мәңгеләштерергә карар иттек”, - диде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә менеджер һәм ресторан идарәчесе урынбасары Никита Гусаров.
Үрдәкләр сыны ресторан исеменә туры килә, дип билгеләп үтте ул.
Аның сүзләренчә, Фәнил Вәлиуллин сыны берничә көн элек ресторанга керү урыны янына куелган. Менеджер сынның бәясен әйтүдән баш тартты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз