news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юристы Адель Арсланов: Америкадагы хәлләрдә хайп бар кебек

Белгеч фикеренчә, Америка Кушма Штатларында барлыкка килгән вазгыять Дональд Трампның шәхси бизнесын тагын да танытырга мөмкин.

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда эшләүче юрист Адель Арсланов Америка Кушма Штатларында булган гаугада хайп булуы мөмкин дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Капитолийны басып алу белән бәйле вазгыять Дональд Трампның ризасызлыгына бәйле. Күп кенә ил лидерлары кебек, ул да үз хакимиятен югалтырга теләми. Минемчә, бу хакимиятне тартып алу омтылышы. Бу ситуациядә ниндидер хайп та бар кебек. Трамп мультимиллионер бит, аның бизнесын, шәхси эшен тагын да танытыр өчен бу — яхшы мөмкинлек», — дип белдерде ул.

Юрист сүзләренчә, Америка халкы хакимиятне тартып алырга юл куймаячак.

«Америкада бик кыю халык яши, алар хакимиятне тартып алырга беркайчан да юл куймаячак. Минемчә, аларда чын демократия. Бу хәл — көтелмәгән вакыйга, кызганыч, демократиядә дә төрле очраклар булырга мөмкин», — дип уртаклашты белгеч.

6 гыйнвар көнне Америка Кушма Штатлары конгрессының ике палатасы да демократ Джозеф Байденны президент сайлауларында җиңүче итеп раслау өчен утырышка җыелды. Әмма берничә минуттан соң әлеге утырышны туктатырга мәҗбүр булдылар. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмәгән АКШның гамәлдәге президенты Дональд Трампның тарафдарлары Конгресс бинасына бәреп керде. Протестлар вакытында дүрт кеше һәлак булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100