Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр исемлегенә керү өчен гариза тапшырачак
Креатив шәһәр статусы халыкара балалар музыка белемен үстерү программасын булдыруга ярдәм итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан «Музыка» юнәлеше буенча ЮНЕСКОның креатив шәһәрләр исемлегенә керү өчен гариза тапшырырга ниятли. Шәһәр Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Афзалов ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
Креатив шәһәр статусы халыкара балалар музыка белемен үстерү программасын булдыруга ярдәм итәчәк, дип ачыклык кертте докладчы.
«Әлеге проектта катнашу шәһәребез өчен халыкара музыка һәм мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә киң мөмкинлекләр ачачак», - дип искәртте Афзалов.
Креатив шәһәрләр исемлегенә керү шулай ук композиторлык сәнгатен үстерү һәм заманча татар сәнгате фестивальләрен үткәрүгә дә ярдәм итәргә тиеш.
«2015-2020 елларда шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңартуга 4,5 миллиард сумга якын акча сарыф итү күздә тотыла», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз