news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан ЮНЕСКОга кергән шәһәрләр арасында калада мохитне җайга салу буенча максималь якын
Мәдәни мирасны саклау буенча һәр төбәк тә, Татарстан кебек, үз программасы белән мактана алмый, ди федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовский
Скопировать ссылку
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан, кайсы өлкәне алма, ил күләмендә һәрчак алдынгыларның берсе инде ул. Мәдәни мирасны саклау буенча һәр төбәк тә, Татарстан кебек, үз программасы белән мактана алмый, республика, шуңа өстәп, финансларны төрле чыганактан таба белә, хәтта чит илләрдәге оешмалардан да.
Моннан тыш, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы комплексындагы һәйкәл-истәлекләрне реставрацияләү-торгызу эшләре белгечләр тарафыннан бик белеп эшләнелгән. Ләкин реставрацияләү генә аз – аларны документлар белән хокукый яктан саклау да бик әһәмиятле мәсьәлә: тарихи-мәдәни йөзен югалтмасын өчен, алар янында заманчалыкның пыяла-пластик материаллардан эшләнгән корылмалары яки элементлар, койма һәм ларек-ише корылмалар “үсеп” чыгарга тиеш түгел, шулай ук реклама конструкцияләре дә ямьсезләмәве шарт. Республика башкаласы булган Казан өчен бу бик җитди проблема, ләкин мегаполис катып калган музей була алмый, чөнки анда кешеләр яши һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләр алар өчен авыр йөк булырга тиеш түгел, шул ук вакытта бизнеска да киртә булмасын, туристларны җәлеп итәрлек тарихилыгы да саклансын. Шуңа күрә бу четерекле мәсьәләне хәл итү аеруча җаваплылык сорый. Җитмәсә, ул - региональ, федераль дәрәҗәдә генә түгел, халыкара югарылыктагы объект. Чөнки ел саен ЮНЕСКО халыкара мәдәни мирас комиссиясе күзәтүчеләре килеп, илнең халыкара саклаулыкка алган объектларны саклау буенча йөкләмәләрен ни рәвешле үтәвен тикшерә тора. Мәсәлән, Саксония башкаласы Дрезден былтыр ЮНЕСКО исемлегеннән сызылды. Сәбәбе - кешеләренә уңайлы булсын өчен, күпер төзелгән һәм тарихи-мәдәни мохит бозылган.
Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Александр Кибовский бүген Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында “Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эше утырышлары арасындагы тәнәфестә журналистларның сорауларына җавабында шундый фикер белдерде. “Җыеп кына әйткәндә, без үзебезнең илдә немец партнерларыбыз хатасын кабатламаска тиеш, шуңа күрә җыелып сөйләшү, уртак фикергә килү өчен, Казанга җыелдык”, - диде Мәскәү кунагы.
Казан бүген ЮНЕСКОга кергән шәһәрләр арасында, Кремль интересларын, аннан башка булган һәйкәл-истәлекләрне һәм перспективаларны исәпкә алып, калада мохитне җайга салу буенча максималь якын килгән, эш югары дәрәҗәдә башкарылган. Бүген саклана торган зоналар буенча төзәтмәләр кертелде, уртак фикергә килдек, ләкин ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан яңа бинага карата проблемалар бар, шуның буенча суд эшләре бара, дип, Александр Кибовский шәхсән үзенең хакимият органнары арасында судлашып йөрүне хупламавын, әлегә мәсьәлә буенча документлар имзаланмаганлыгын белдерде. “Дөресен генә әйткәндә, бина бик матур, кызыклы. Чынлыкта, кабул ителгән карарлар һәрвакытта да аклана дип тә булмый. Бары тик ул Кремль манзарасын бозмаска һәм архитектур мохит таләпләренә туры килергә тиеш. Ул бинадан битәр, Кремль янындагы монастырь, гыйбадәтханәнең 5 катлы йортлар белән янәшәлеге эчне пошыра – әлеге йортлар храмнарны каплап торырга тиеш түгел”, - дип белдерде Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot