news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан юмористлары Юлбарыс елы белән котлый
18 декабрьдә А.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музеенда “Юлбарыс елы белән!” дип исемләнгән күргәзмә ачыла
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 18 декабрьдә А.Горький исемендәге Әдәби-мемориаль музеенда “Юлбарыс елы белән!” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Анда Казан рәссамнарының котлау открыткалары зурлыгындагы эшләре, җир шарының төрле почмакларыннан килгән, Яңа ел белән котлау сүзләре язылган почта карточкалары тәкъдим ителәчәк.
Яңа елга һәм Раштуа бәйрәменә багышланган шундый күргәзмәләрне оештыру традициясе Англиядә башланып китә. Хәзер казанлыларга да якыннарын, дусларын авторлык открыткалар, аларның күчермәләре, котлау карточкалары ярдәмендә тәбрикләү мөмкинлеге тудырыла. Музейга килгән һәр кеше шундый кызыклы открыткаларны сатып ала алачак. 16 сәгатьтә башланачак экспозицияне А.Горький исемендәге әдәби-мемориаль музей, рәссамнар – Вячеслав Бибишев һәм Лада Аюдаг оештыра.
Әйтергә кирәк, БДБ Профессиональ рәссамнар берлегенең Казан бүлеге (аның белән Лада Аюдаг җитәкчелек итә) – музейның күптәнге дуслары. “Сабантуй” карикатурачылар клубы исә музей белән әле яңа дуслаша. Әлеге клуб 1990 елда яшь рәссамнар-карикатурачылар тарафыннан оештырыла. Аның максаты милли һәм дөнья карикатура сәнгатен саклау һәм үстерү була.
“Юлбарыс елы белән!” күргәзмәсендә халкыбызны яңа ел күчтәнәчләре, сюрпризлар көтә. Экспозиция эшен 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк дип көтелә. Әлеге мәгълүматны ТР Милли музееның матбугат хезмәте җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2