news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларыннан һәм урамнарыннан тәүлек эчендә 9680 тонна кар чыгарылган

Бүген башкала урамнарында 464 юл эшчесе һәм 333 махсус техника эшли.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ”). Үткән тәүлектә Казанда 10 миллиметр явым-төшем яткан, бу айлык норманың өчтән берен тәшкил итә. Юл эшчеләре кар чыгару өчен 1760 рейс башкарган, юллардан, шәһәр урамнарыннан 9680 тонна кар чыгарылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Урамнарны чистарту өчен 5 гыйнварда барлыгы 417 юл эшчесе һәм 628 махсус техника, шул исәптән кар төягеч, грейдерлар, үзбушаткыч машиналар, трактор щеткалары җәлеп ителгән. Технология нигезендә, урамда кар ява башлау белән юллар бозга каршы махсус реагент белән эшкәртелгән. Аннан соң махсус техника кар себерүгә керешкән, урамнардан кар чыгару эшләре 21.00 сәгатьтә башланган. Бер тәүлектә 1638 тонна бозга каршы материал, шул исәптән 244 тонна реагент кулланылган.

Үткән кичтә һәм төнлә беренче категориядәге юлларны чистартуга төп көч куелган. 6 гыйнварда көндез юл эшчеләре тротуар, тукталышларны, бистәләрдәге юлларны, иртәгә Раштуа бәйрәме гыйбадәтләре узачак чиркәүләргә илтүче юлларны чистарта. Шәһәр урамнарында 464 юл эшчесе һәм 333 махсус техника эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100