news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларындагы бөкеләр ун баллга җиткән

Берничә урында юл-транспорт һәлакәте очрагы да теркәлгән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Казанда бик күп кар яуганга күрә, юллардагы бөкеләр ун баллга җиткән. Бу мәгълүмат "Яндекс."Бөкеләр" сервисыннан күренә.

Машина хәрәкәте шәһәр үзәгендә авырлашкан. Берничә урында юл-транспорт һәлакәте очрагы да теркәлгән. Аерым алганда, Универсида проспекты белән Вишневский урамы кисешендә, Кремль дамбасында, Карл Маркс урамында зур бөкеләр хасил булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot