news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларындагы бөкеләр 9 баллга җиткән

"Яндекс.Бөкеләр" сервисы шәһәр юлларында берничә юл-транспорт һәлакәте күрсәтә.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Казан юлларындагы бөкеләр, 18:18 сәгатьтә булган мәгълүматларга караганда, 9 баллга кадәр җиткән. Бу мәгълүмат "Яндекс."Бөкеләр" сервисыннан күренә.

Машина хәрәкәте шәһәр үзәгендә авырлашкан. Анда автомобиль агымының тизлеге сәгатенә 5-15 чакрымны тәшкил итә. Аерым алганда, Уң як Болак, Пушкин, Ульянов-Ленин, Николай Ершов урамнары тик торган дияргә була. Моңа охшаш хәл Совет районында күзәтелгән: Патриса Лумумба, Космонавтлар, Гадел Кутуй, Азино, шулай ук Академик Сахаров урамнарында зур бөкеләр хасил булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100