Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 81 процентка арткан
Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 81 процентка арткан. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сөйләде.
«Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны үзгәрмәде диярлек, әмма аларның авырлыгы кискен артты. Агымдагы елның тугыз аенда Казанда 847 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5 процентка кимрәк. Яраланучылар саны 1,4 процентка кимегән – узган ел алар 1028 иде, быел – 1014. Әмма иң куркыныч күрсәткеч – һәлак булучылар санының 81 процентка артуы», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз