news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды

Шәһәр үзәгендә хәрәкәт тулаем диярлек тукталган.

Казан юлларында ун баллы бөкеләр хасил булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Казан урамнарында автомобильләр ун баллы бөкеләрдә тора. Бу хакта “Яндекс.Пробки” сервисы мәгълүматлары буенча билгеле булды.

Шәһәр үзәгендә хәрәкәт тулаем диярлек тукталган. Уңъяк һәм Сулъяк Болак, Татарстан, Профсоюз, Сәетгалиев һәм Жуковский урамнарында автомобильләр бөкедә тукталып тора.

Шулай ук Миллениум күпере ягына таба барганда Әмирхан проспекты һәм “Казан-Арена” янында Ямашев проспекты буйлап хәрәкәт итү кыенлашкан.

Җиңү проспекты буйлап Академик Сахаров, шулай ук Ершов һәм Гадел Кутуй урамнары буйлап барудан да тыелып тору хәерле. Җитди бөкеләр Академик Арбузов һәм Себер тракты буйлап та күзәтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot