news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында тоткарлыклар ун баллга җитте

Көчле кар яву Татарстан башкаласында юллар торышын катлауландырды.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан юлларында машиналар тоткарлыгы ун баллга җитте . Әлеге мәгълүматны “Яндекс. "Бөкеләр” сервисы җиткерә.

Көчле кар яву Татарстан башкаласы юлларында хәлне  гаять катлауландырды.

Иң зур "бөке" - Җиңү проспектында. Проспектта юл хәрәкәте метроның Җиңү станциясеннән Академик Арбузов урамына кадәр бик акрын бара. Җитди тоткарлыклар Гадел Кутуй, Кол Гали һәм Рихард Зорге урамнарында да күзәтелә.

"Яндекс" шулай ук шәһәрдә кимендә сигез юл-транспорт һәлакәте булганлыгын күрсәтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot