news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларында тоткарлык тугыз баллга җитте

Шәһәрдә бу сәгатькә кимендә 11 юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Казан тугыз баллы "бөке"ләрдә утыра. Бу хакта “Яндекс. Бөкеләр” сервисы хәбәр итә.

Шәһәрдә хәрәкәт итү бигрәк тә Мамадыш трактыннан соңгы юлда - Җиңү проспектында, шулай ук Космонавтлар, Гвардейский, Дубравная һәм Кол Гали урамнарында кыенлашкан.

Аккош күле районындагы Горький шоссесында шулай ук көчле тоткарлык барлыкка килгән. Сервис анда ике юл-транспорт һәлакәте барлыгын күрсәтә. 

Казанда бу сәгатькә барлыгы, ким дигәндә, 11 юл-транспорт һәлакәте булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100