news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларында сигез баллы «бөкеләр» хасил булды

Иң җитди «бөкеләр» шәһәрнең Вахитов һәм Совет районнарында, шулай ук Салмачыда күзәтелә.

Казан юлларында сигез баллы «бөкеләр» хасил булды
yandex.ru

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан юлларында сигез баллы «бөкеләр» хасил булды. Бу хакта «Яндекс. Пробки» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта шәһәрнең Вахитов районында иң авыр юл ситуациясе — Павлюхин урамы буйлап Танк боҗрасына кадәр «бөке» күрсәтә. Җиңү проспекты белән Оренбург тракты кисешкән урынга кадәр дә хәл яхшырак түгел.

Салмачы бистәсенең үзәк урамы тугыз баллы бөкедә диярлек баскан.

Шәһәрнең Яңа Савин районында да хәрәкәт итү өчен кыенлыклар күзәтелә. Чистай, Ямашев проспектында һәм Әмирхан урамында Миллениум күпере ягына таба кыенлыклар бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100