news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында бөкеләр кабат 10 баллга җиткән

Казанда икенче көн рәттән бөкеләр 10 балл күләмендә хасил булган. Шәһәрдә берничә юл-транспорт һәлакәте күзәтелә. «Яндекс.Пробки» сервисы мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласының барлык районнарында диярлек юлларда хәл катлаулы тора.

Бигрәк тә Мамадыш тракты, Горький шоссесы, Оренбург тракты һәм Беломорскаяда хәрәкәт катлауланган.

Карл Маркс, Бутлеров, Тукай, Пушкин, ТЭЦ, Мусин, Миль, Чуйков һәм Әмирхан урамнарындагы хәрәкәт тә кызыл төс белән тора.

Искәртик, кичә иртән Казанда бөкеләр 9 балл булган иде. Кичкә ул 10 баллга җитте.

Фото: © Яндекс.Карты

news_right_1
news_right_2
news_bot