news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан юлларында бер тәүлектә 235 транспорты һәлакәте булган, 3 җәяүле каза күргән

Шул исәптән 10 яшьлек малайның баш мие селкенгән

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә 09.10 сәгатьтә Казанның Краснодонская урамы ягыннан Беломорская урамы буйлап барган «Мазда» (рульдәге егеткә 26 яшь) Ашхабад урамы чатында кире чигенгән чакны 85 яшьлек әби кешене бәрдергән. Пенсионерның сул кулы каты бәрелгән һәм яңагы тырналган.

 14.45 сәгатьтә Давыдов урамыннан Беломорская буйлап Суворов урамы юнәлешендә барган «ВАЗ-11173» (транспорт белән идарә итүчегә 50 яшь) җәяүлеләр өчен каралган юл кичүендә юл бирмичә, 10 яшьлек малайны бәрдергән. Шул бәрелүдән бала юл читендә тик торган «ВАЗ-1111» машинасына килеп төшкән һәм баш мие селкенгән.

 20.00 сәгатьтә Декабристлар урамы ягыннан Ямашев проспекты буйлап Короленко урамына таба барган «НефАЗ» автобусы (шоферына 26 яшь) «Химиклар мәдәният йорты» тукталышы каршында юлны карап җиткермәгән һәм 15 яшьлек үсмерне бәрдергән. Нәтиҗәдә, аның уң аягының бармагы ябык рәвештә сынган.

 Әлеге мәгълүматлар «Татар-информ» агентлыгы өчен Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе юлларда патруль хезмәте полкының пропаганда төркеме тарафыннан тупланды. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100