news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында «Аек йөртүче» дип аталган кисәтү чарасы башланды

Татарстан башкаласында 12 августка кадәр «Аек йөртүче» дип аталган кисәтү чарасы дәвам итәчәк. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең әлеге акциясе транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче йөртүчеләрне ачыклауга һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлтелгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 2026 ел башыннан бирле Татарстан башкаласында аек булмаган йөртүчеләр катнашында 13 авария теркәлгән. Бу юл һәлакәтләрендә өч кешенең гомере өзелгән, тагын 25 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Чагыштыру өчен: 2025 елның нәкъ менә шушы чорында 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган. Анда бер кеше үлгән, ә 45 кеше яраланган.

Ведомствода искә төшерүләренчә, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итү, шулай ук идарәне исерек кешегә тапшыру административ җаваплылыкка китерә. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе нигезендә, хокук бозучыларга 45 мең сум штраф һәм бер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү куркынычы яный. Ә хокук бозу кабатланган очракта җинаять җаваплылыгы каралган.

Дәүләт автоинспекциясе шулай ук шәһәр халкына мөрәҗәгать итә һәм руль артында исерек хәлдә булырга мөмкин йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакыра. Моны махсус ачылган @Kazan_bezopasnoBot Telegram боты аша эшләргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot