news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында 9 баллы «бөке» барлыкка килде

Казан юлларында 9 баллы «бөке» барлыкка килде

Көчле буран һәм күп кар яву сәбәпле, Казан юлларында 9 баллы «бөке» барлыкка килде. Мәгълүмат «Яндекс карта» сервисыннан алынган.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, тәүлек эчендә Татарстан башкаласында 264 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер кеше һәлак булган.

Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 8(843)53 338 88 телефоннары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә (Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясенең дежур бүлеге), 8(843)29 191 91 ( ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының диспетчерлык хезмәте).

news_right_1
news_right_2
news_bot